ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Чиләбе өлкәсендә оештырылган балалар лагерендә татар телен өйрәтәчәкләр

12 июнь 2019, 10:50 , Фото: tatar-congress.org

Чиләбе өлкәсендә оештырылган балалар лагерендә татар телен өйрәтәчәкләр Лагерьгә йөрүчеләр татар халкы йолалары, халык әкиятләре һәм милли ризыклар белән танышачак.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ). Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Кунашак районы администрациясе белән балалар өчен этномәдәни-сәламәтләндерү лагере оештыра. Лагерь Кунашак районы Чебакүл буендагы Г. И. Баймурзин исемендәге лагерь территориясендә булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

10 көнлек ял вакытында балалар тел мохитендә булачак, туган телләрен яхшырак өйрәнә алачак. Лагерьгә йөрүчеләр татар халкы йолалары, халык әкиятләре белән танышачак, милли ризыклар белән сыйланачак, мастер-классларда яңа белемнәр алачак һәм яңа дуслар табачак, дип хәбәр итә оештыручылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10