ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мессенджерларда видеосы таралган автобуслар һәлакәте Татарстанда булмаган

12 июнь 2019, 10:36

Видео шәрехләрендә Казаннан Соль-Илецкига баручы автобус һәлакәткә очраган дип хәбәр ителгән иде.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Мессенджерларда таралган видеодагы автобуслар катнашындагы юл һәлакәте Татарстанда булмаган. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә популяр мессенджерларда юл һәлакәте видеосы таралды. Кулланучылар Казаннан Соль-Илецкига баручы автобус һәлакәткә очраган дип хәбәр итте.

“Әлеге видео башка туристик автобуслар авариягә очраган җирдә төшерелгән. Әлеге һәлакәт 9 июньдә Сочиның Адлер районында булган. Татарстанның монда бер катнашы да юк”, - диделәр министрлыкта.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарга дөрес булмаган мәгълүматка ышанмаска киңәш итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10