ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Нур-Солтанда Касым-Жомарт Токаев инаугурациясе башланды

12 июнь 2019, 09:25

Инаугурация Казахстан Республикасы Бәйсезлеге Сараенда уза.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Казахстан башкаласында Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаевның инаугурациясе башланды. Бу хакта “Казинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Инаугурация Казахстан Республикасы Бәйсезлеге Сараенда уза.

Инаугурация вакытында Казахстан Президенты дәүләт телендә ант кабул итәргә тиеш. Шушы мизгелдән башлап Казахстан Президенты рәсми төстә үз вазифаларына керешә.

“Казахстан халкына тугры хезмәт итәргә, Казахстан Конституциясен һәм Законнарын төгәл үтәргә, гражданнар хокукына һәм ирегенә гарантия бирергә, миңа йөкләнгән Казахстан Республикасы Президентының югары вазифаларын намус белән башкарырга ант итәм”, - диелә ант текстында.

Ант кабул иткәннән соң Казахстан Конституциясе нигезендә, Президентка таныклык, күкрәк билгесе, Президент штандарты һәм “Алтын Қыран” ордены (Алтын Бөркет Ордены, Казахстан Республикасының югары бүләге) тапшырыла. Дәүләт Башлыгы инаугурациясе салют белән төгәлләнәчәк.

  • 9 июньдә Казахстанда Президент сайлаулары узды. Аларда зур аерма белән, 70 процент тавыш җыеп Касым-Жомарт Токаев җиңде. Беренче өчлеккә шулай ук Амиржан Косанов һәм Дания Еспаева кергән иде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10