ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Чүпрәледә эшмәкәрлек буенча "түгәрәк өстәл"ләр уздырылган

12 июнь 2019, 09:00 , Фото: chuprale-online.ru/

Чүпрәледә эшмәкәрлек буенча Яңа форматта беренче очрашулар Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында узган иде һәм җирле бизнес вәкилләрендә зур кызыксыну уятты.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәледә эшмәкәрлек буенча "түгәрәк өстәл"ләр уздырылды. Бу хакта район газетасы яза. 
 
6 июньнән 15 октябрьгә кадәр Татарстанның барлык муниципаль районнарында,  традицион баланс комиссияләрен үткәрү кысаларында,  кече һәм урта бизнес предприятиеләре эшчәнлеге белән танышуны үз эченә алган  "түгәрәк өстәл"ләр  оештырылачак.
 
Яңа форматта беренче баланс комиссияләре  Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында узды һәм җирле бизнес вәкилләрендә  зур кызыксыну уятты.
 
Эш сәфәре барышында ТРның  Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров озатуында Чүпрәле районы эшкуарлары һәм халкы белән очрашты.  "Түгәрәк өстәл"дә  200дән артык чүпрәлеле  катнашты.
 
Ведомство белгечләре  якын арада гамәлгә кертеләчәк ярдәм чаралары турында сөйләде, эшкуарларга гамәлдәге чаралар буенча консультацияләр бирде. Үзмәшгульләрнең эш өстенлекләре, контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлек, яңа салым режимында эшли башлау өчен тоткарлый торган факторлар турында да сүз барды.
 
Спикерлар кооперативлар төзү идеологиясе, гамәлдәге грантлар турында сөйләде һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Салым органнары һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр дә кузгатылды, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10