ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Яшел Үзәндә авыл хуҗалыгы техникасының кайсы хуҗалыкта төзегрәк булуы ачыкланган

12 июнь 2019, 07:00 , Фото: yashel-uzan.ru/

Яшел Үзәндә авыл хуҗалыгы техникасының кайсы хуҗалыкта төзегрәк булуы ачыкланган Комиссия әгъзалары районның алты предприятиесендә булган.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында терлек азыгы әзерләү техникасының төзеклеген тикшерү буенча бәйге узды. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Комиссия әгъзалары, ә алар арасында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге бар иде, районның алты предприятиесендә булды. 
 
Алар терлек азыгы җыючы комбайннарның һәм әзерләүче техниканың кыр эшләренә әзерлек торышын тикшерде. Нәтиҗәдә, беренче урын – "Заволжья"га бирелде, икенче урында – "Тау Иле", ә өченчегә "Күгәй" хуҗалыгы лаек булды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10