ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада велосипед юлын тулысынча үзгәртәчәкләр

12 июнь 2019, 05:00

Биредә юл билгеләре, велосипедчылар өчен махсус тоткычлар, пандуслар, мәгълүмат стендлары урнаштырылачак.

(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", "Туган як"). Түбән Каманың Тынычлык-Бакый Урманче урамнары киселешеннән башланып, Красный Ключ бистәсенең Кама яры буена кадәр сузылган велосипед юлы тулысынча үзгәрәчәк. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 

Биредә юл билгеләре, велосипедчылар өчен махсус тоткычлар, пандуслар, мәгълүмат стендлары урнаштырылачак. Шулай ук юлларга билгеләр төшерәчәкләр. Мондый веломаршрут төзелешенә 1, 2 миллион сум акча кирәк булачак. 
 
Түбәнкамалы Рәис Шәехов мондый чаралар экологиягә уңай тәэсир итәчәк дип саный. Автомобильдә йөрүне биш процентка киметкәндә – һавага зарарлы матдәләрнең чыгарылуы 14 мең тоннага кимиячәк дигән сүз. Ә бу 600 гектар урман утыртуга тиң. Сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый. 
 
Машина юлына махсус тамгалар салсалар, аны велосипедтан төшмичә узарга мөмкин булачак. Велосипедны вакытлыча файдалануга алганда да, паспорт калдырырга кирәкми, дип саный Рәис әфәнде. Кеше бу велосипедны якындагы пунктка тапшырачак. Ә барлык мәгълүмат гомуми базада булачак. 
 
Әлмәт шәһәрендә мобиль кушымта аша якындагы пунктны күреп, шунда мөрәҗәгать итеп була. Бәясе дә сәгатенә нибары 20 сум тәшкил итә. Болар барысы да халыкны машиналардан велосипедка "утыртыр" өчен эшләнелә. 
 
Түбән Камада велосипед хәрәкәтен үстерүгә барлык шартлар тудырылган. Узган ел төзекләндерелгән автошәһәрчектә велосипедны вакытлыча алу, аны көйләү урыны каралган. 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10