ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сарманның Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Шәйдуллинага 100 яшь тулды

12 июнь 2019, 03:00 , Фото: sarman-rt.ru/news/kotlaular/100

Сарманның Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Шәйдуллинага 100 яшь тулды Өч дистә елдан артык абыстай хезмәтен башкарган Зәкия Насыйбуллина бүгенге көндә дә биш вакыт намазын калдырмый.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", "Сарман", Альбина Сабирова). Сарман районы Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Насыйбулла кызы Шәйдуллинага  100 яшь тулды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Юбилее белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын, истәлекле бүләкләр тапшырды. 
 
"Өч дистә елдан артык абыстай хезмәте башкарган, авылдашларын соңгы юлга озатуда зур ярдәм иткән Зәкия апа Насыйбуллина бүген  дә биш вакыт намазын калдырмый, бик чиста, пөхтә. Ул – сәяси репрессия корбаны да", диелгән бу хәбәрдә. 
 
Аны мәртәбәле бәйрәме белән район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, авыл ветераннар советы рәисе Галия Нургалиева да тәбрикләде, ихлас теләкләрен җиткерде. 
 
Балалары, оныклары, туганнары да юбилярга зур хөрмәт күрсәтте.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10