ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар халкының үсеш стратегиясе проектын тәкъдим итү вакыты кичектерелә

11 июнь 2019, 19:39 , Фото: tatar-congress.org

Татар халкының үсеш стратегиясе проектын тәкъдим итү вакыты кичектерелә Әлеге документның киң җәмәгатьчелеккә кайчан тәкъдим ителәчәге өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүче эшче төркем, милли җәмәгатьчелегеннән килгән тәкъдимнәрнең күп булуын истә тотып, Стратегия документының проектын халыкка тәкъдим итү вакытын кичектерүне сорап Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикерләр төрлелеге, тәкъдимнәрнең күп булуы халкыбызның милләт стратегиясенә карата битараф булмавын күрсәтә, диелгән хәбәрдә.

Татар халкының үсеш стратегиясе проектын тәкъдим итү вакыты кичектерелә

Эшче төркемнең үтенечен исәпкә алып, Бөтендөнья татар конгрессы Татар халкының үсеш стратегиясе проектын әзерләү вакытын озайта. Әлеге документның киң җәмәгатьчелеккә кайчан тәкъдим ителәчәге өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10