ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Саха студентлары Казанга героик эпос алып килделәр

11 июнь 2019, 21:32 , Фото: Рамиль Гали

Саха студентлары Казанга героик эпос алып килделәр Казанда милли театр студияләренең «Nauruz school» театр фестивале бара.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Якутиядән килгән театр факультеты студентлары үзләренең олонхо героик эпосында тәрбияләнү үрнәген күрсәттеләр. Булачак Саха артистлары «Nauruz school» театр фестивале кысаларында «Сугышчы кыз Дәбилийә» спектаклен тәкъдим иттеләр.

  • Олонхо – якут халкының борынгы эпик сәнгате. Олонхо гасырлар дәвамында халыкның дөньяны күзаллавын, табигатькә һәм кешелек җәмгыятенә карашын чагылдыра, белем һәм тәрбия чарасы буларак кулланыла. ЮНЕСКО олонхоны кешелекнең матди булмаган мирасы дип таный. 2005 елда Якутиядә Олонхо дәүләт театры төзелде.

«Сугышчы кыз Дәбилийә» - якут мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Әсәрдә кодрәтле сугышчы кыз турында сүз бара. Кыз сугышчы булырга язган тәкъдиренә буйсынып мәхәббәтеннән дә баш тарта, мифик кошка әверелеп очып китә. Сугышлар аша ул җирдә тынычлык урнаштыра, гармония булдыра.

Казанга Арктика дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының III курс студентлары килде. Курс җитәкчесе һәм спектакльнең сәнгать җитәкчесе – Андрей Борисов. Педагог – Мария Маркова.

“Без пластик дәресләр буенча диплом спектакле алып килдек. Бу очрашу безне бик илһамландырды. Бер-беребезне күреп, аралаша алуыбызга бик шатбыз”, - диде спектакльне тәкъдим итеп Мария Маркова.

  • Казанда 15 июньгә кадәр милли театр студияләренең «Nauruz school» театр фестивале бара. Иртәгә Камал театрында ГИТИС студентлары чыгыш ясаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10