ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алексеевск районы Кыр Шонталасы фермерлары авыл Сабан туен уздырды

11 июнь 2019, 22:13 , Фото: Әлим Миндубаев

Алексеевск районы Кыр Шонталасы фермерлары авыл Сабан туен уздырды Авыл Сабан туеның баш батыры булып быел Алмаз Гайсин калды.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Надия Шәйхетдинова). Быел Алексеевск районы Кыр Шонталасы фермерлары авыл Сабан туен уздырды. Бәйрәм быел авыл уртасында узды. 

Авыл Сабан туен оештыруда, матди ярдәм күрсәтүдә Харас Гатин, Илдар Хаматгалиев, Илшат Батдалов, Илнар Кыямов, Нәкыйп Низамов, Рамил Сәлахетдинов, Илназ Әхмәтов, Айрат Камалов, Фәрит Вәлиев, Илназ Әүхәдиев, Рамил Кыямов ярдәм иткән.

“Спонсорларыбыз булышты. Сәлим абый Фәссаховка матди ярдәме өчен аерым рәхмәтлебез”, - диде сәхнәдән мәдәният йорты методисты Гөлара Гатауллина. Барысына да авыл советы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Техник фәннәр кандидаты Галим Хисамиев авылдашларны бәйрәм бүләге - чираттагы китабы белән сөендерде. Архив чыганакларына таянып, ул “Кыр Шонталасы авылы тарихы: мәхшәр еллар” документаль хезмәтендә авылның 1892, 1919-1924 еллардагы дәһшәтле ачлык, ваба чире таралу чорын тасвирлаган.

Мәйдан уртасында уеннарда да актив катнаштылар. Гер күтәрүдә Ленар Гаитовны уздыручы булмады. Кул көрәшендә Илфат Хисамов, Илназ Имамиев, Дилүс Галәвиев алга чыкты. Көрәш бик көчле барды. Шөкер, авылда көрәшчеләр билләрен шактый ныгыткан. Җиңел үлчәүдә Илназ Имамиев, Рәмзил Галәвиев, Дилүс Галәвиев алдынгы урыннарны яулады.

Зурлар көрәшендә әтиле-уллы Зөлфәт һәм Алмаз Нуретдиновлар 3,2 урынга чыкты. Авыл Сабан туеның баш батыры булып быел Алмаз Гайсин калды. Аның иңенә төп приз – тәкә салдылар. Җирле үзидарә советы рәисе Фәнис Хаммадиев җиңүчеләрне котлады.

“Авыл советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар, яшьләр авылдашлар, кунаклар күңеле булсын дип тырыштык. Башыннан ахырына кадәр бер команда булып эшләдек. Әле күптән түгел генә авыл халкы белән зиратны чистарткан идек. Эшләгәндә дә, бәйрәм иткәндә дә бердәмлек, күмәклек кирәк. Авылны шул яшәтә дә”, - диде Мәдәният йорты җитәкчесе Әлим Миндубаев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10