ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Миңгәр Сабан туеның программасы билгеле булды

11 июнь 2019, 20:24

”MINGER" Сабан туенда 16.00-19.00 сәгатьләрдә кунакларны "Риваять" фольклор ансамбле каршы ала.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Быел 23 июньдә узачак Миңгәр Сабан туеның программасы билгеле булды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Татар мәдәнияте фестивале быел да гадәттәгечә кичен үткәрелә. 

”MINGER" Сабан туенда 16.00-19.00 сәгатьләрдә "Риваят" фольклор ансамбле кунакларны каршы ала.
19.00-24.00 татар биюләре.

17.00-20.00 Суда спорт конкурслары

17.00-21.00 Мишә елгасындагы мәйданда концерт-спорт программасы

21.00-00.30 КУНАК СӘХНӘСЕ - сәнгать осталары концерты.
Концертта ИлСаф, Резеда Шәрәфиева, Данир Сабиров, "Хитобои” төркеме катнашачак. Алып баручы - Камал театр актеры Алмаз Гәрәев.

19.00 -01.00 МӘЙДАН ЭКСТРИМ

21.00-01.00 Концерт. Анда Илназ Гарипов and "Tatar in Leibl", Лилия Хәйруллина, Искәндәр Шакиров, Рөстәм Галимҗанов, Илдар Харисов, Регина Тимербулатова, Айсылу Габдинова, Ди джей Али, САЛАВАТ катнашачак.
17.00-21.00 Чатыр шәһәрчегендә дөнья халыклары кухнясы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Татарстанда яшәүче диаспораларның бәйрәм концерты булачак.

Ат-спорт мәйданында тамаша 17.00 дән 21.00 гә кадәр булачак.

Спорт мәйданы 17.00-21.00
“Утын яру" конкурсы
Армреслинг
Гер
Сабан туе милли конкурслары:
Йомырка белән йөгерү
Көянтә белән су ташу
Чүлмәк вату
Капчык киеп йөгерү
Катыктан тәңкә эзләү

Үзәк мәйданда тамаша 18.00-01.00 сәгатьләрдә булачак.
16.00 "Миңгәр " документаль фильмын карау
18.00 Көрәш, авыр үлчәүдә
18.30 Сабан туе милли конкурслары
19.00 Миңгәр Сабан туен ачу тантанасы.

19.30 – 21.00 КӨРӘШ БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫНДА КАТНАШУЧЫЛАР ПАРАДЫ. 
Көрәш буенча дөнья чемпионатының финал өлеше.
21.00-23.00 Концерт. Программада Салават, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Динә Гарипова, Кавказ биюләре , “Чыңгызхан" төркеме 
23.00 тантаналы салют

ЯШЬЛӘР СӘХНӘСЕ. 17.00-01.00
21.00 "TATAR STYLE" программасы

Балалар өчен 
18.20 “Дуслыкта көч" Габдулла Кариев исемендәге театр артистларының балалар спектакле
18.45 балалар сабантуе
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10