ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Канада татарлары һәм башкортлары Taste of Russia фестивалендә катнашты

11 июнь 2019, 18:22

Канада Корылтай җәмгыяте вәкилләре сувенирлар һәм көнкүреш әйберләре күргәзмәсе тәкъдим иттеләр.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Канада татарлары һәм башкортлары ел саен уздырыла торган Taste of Russia рус телле җәмгыяте фестивалендә беренче тапкыр катнаштылар. Фестиваль 2019 елның 9 июнендә Торонто үзәгендә Mel Lastman мәйданында узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Канада Корылтай җәмгыяте вәкилләре сувенирлар һәм көнкүреш әйберләре күргәзмәсе белән палатканы тәкъдим иттеләр. 

Экспозициядә Фәрхан Зиннәтуллинаның чигелгән Кол Шәриф мәчете аерым урын алды. Аның эшләренең берсе – Ниагар шарлавыгы — Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов коллекциясендә саклана инде. «Дуслар» ансамбле Рим Хәсәновның «Уфа юкәләре» җырын башкарды, ә аларны йөзләгән кеше тыңлады.

Россия Федерациясенең Торонтода Генераль консулы Кирилл Михайлов фестивальдә катнашучыларны сәламләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10