ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Бишкәктә Чыңгыз Айтматовны искә алдылар

11 июнь 2019, 17:44 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Бишкәктә Чыңгыз Айтматовны искә алдылар
Төркиядә язучы «Кызыл яулыклы гүзәлкәем» романы ярдәмендә танылган.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бишкәктә Чыңгыз Айтматовның туганнары һәм якыннары, Кыргызстан җәмәгатьчелеге вәкилләре «Ата-Бийит» милли тарихи-мемориаль комплексында язучы каберенә чәчәкләр салдылар. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

  • 2019 елның 10 июнендә дөньякүләм танылган Кыргызстан язучысы Чыңгыз Айтматов вафат булуына 11 ел тула.

Чарада катнашучылар Кыргызстан Милли фәннәр академиясендә Айтматов турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Биредә язучының тормышы турында документаль фильм күрсәтелде.

  • Чыңгыз Айтматов 1928 елның 12 декабрендә Кыргызстанның Талас өлкәсе Шекер авылында дәүләт эшлеклесе Торекул Айтматов һәм театр актрисасы Нәгыймә Айтматова гаиләсендә туа.
  • Чыңгыз Айтматов әсәрләре дөнья халыкларының 157 теленә тәрҗемә ителгән.

Төркиядә язучы «Кызыл яулыклы гүзәлкәем» романы ярдәмендә танылу алган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10