ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия көнен бәйрәм итү тантанасында катнашачак

11 июнь 2019, 17:31 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия көнен бәйрәм итү тантанасында катнашачак Татарстан парламенты җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путин исеменнән тантаналы кабул итүгә чакырылды.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия көнен бәйрәм итү тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республика парламенты башлыгы 2018 елда Россия Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасына һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән тантаналы кабул итүгә чакырылды», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының мактаулы әгъзасы булып тора. Ул җирле үзидарәне үстерү буенча Россия Президенты каршындагы советка керә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10