ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Баулыда урлашулар кимегән

11 июнь 2019, 22:00

Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә эш күләме кимүгә дә карамастан, җинаятьләрнең ачылышы да азайган.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Баулы-информ"). Баулы шәһәр прокуратурасында узган район хокук саклау органнары җитәкчеләренең координация киңәшмәсендә хәбәр ителгәнчә, агымдагы елда теркәлгән җинаятьләр саны сизелерлек кимү күзәтелә. Бу хакта район басмасы яза. 
 
2018 елның дүрт аенда – 124, 2019 елның шул чорында – 104 җинаять теркәлгән. Гыйнвар – апрель айларында автотранспорт чараларын урлау саны арткан, ә башка җинаятьләр саны кимегән. Мәсәлән, урлашулар 50 процентка диярлек кимрәк теркәлгән.
 
Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә эш күләме кимүгә дә карамастан, җинаятьләрнең ачылышы да азая. Бу хәзерге вакытта мошенниклык гамәлләренең күбесе социаль челтәрләр аша кылынуы белән аңлатыла. 
 
Баулылар, башка районнар һәм төбәкләрдә яшәүчеләр кебек үк, шикле затларның счётларына акча күчерүләрен дәвам итәләр. Шуның белән бәйле рәвештә, әлеге юнәлештә аңлату эшләре алып баруны активлаштыру турында карар кабул ителде.
 
Киңәшмәдә наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау эшен оештыру мәсьәләсе дә каралды. Шәһәр прокуроры наркотик чаралары сату һәм наркопритоннар оештыру фактларын ачыклау кирәклегенә басым ясады, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10