ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казандагы бер урамда ут баганалары юлга таба ава башлаган

11 июнь 2019, 15:34 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Казандагы бер урамда ут баганалары юлга таба ава башлаган Гадәттән тыш вакыйга урынында авария хезмәтләре эшли.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләр Чистай урамында юл өстенә таба янтайган баганаларны видеога төшергән. Бу кадрларны социаль челтәрдән файдаланучылар таратты.

Кадрлардан күренгәнчә, фонарь баганаларының берсе юл кырыена авып төшә башлаган. Ул башка баганаларны үз артыннан тарткан.

Гадәттән тыш вакыйга урынында авария хезмәтләре эшли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10