ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Ураза бетте, алга таба ничек яшәргә? - "Ватаным Татарстан"

11 июнь 2019, 16:32

Башкалабыздагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин шул хакта киңәшләрен бирә.

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Рәшит Минһаҗ). Мөселманнарыбыз гөнаһлы эшләрдән генә түгел, хәләл булган ашау-эчүдән дә тыелган, саваплы гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк кылырга тырышкан рамазан ае тәмам. Ни кызганыч, өммәт­тәш­ләребез арасында, ураза ае узды инде, дип “тугарылып” китүчеләр дә бар. Кайбер тыюлар алынса да, хәләл, хәрам мәсьәләсе үзгәрми. Алга таба ничек яшәргә соң? Башкалабыздагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга шушындыйрак сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Мөселман кешесе гадәттә үз гомерен бер рамазаннан икенче рамазанга дип бүлә. “Рамазан белән рамазан, хаҗ белән хаҗ, җомга бе­лән җомга арасында кылган гөнаһ­ларны Аллаһы Тәгалә кичерә”, – дип әйткән Мөхәммәд пәйгамбәребез. Мөселман кешесе рамазан бетүгә икенче рамазанны көтә башлый. Бу ай тәмамланганда барыбер мөсел­ман кешенең күңелендә, саваплар җыя торган изге аебыз тәмамлана, мондый форсат кайчан булыр икән, дигән бер моңсулык барлыкка килә. Икенче рамазан җитүне ашкынып көтеп торса, бу изге тойгы булыр иде. Рамазан беткәндә икенче бер тойгы – шатлык. “Эш тәмам булгач, мөселман кешесе хезмәт хакы ала. Шуның кебек рамазан ае беткәч, Аллаһы Тәгалә безгә рамазан аеның әҗер-савабын насыйп итә”, – дигән Пәйгамбәребез. Шушы шатлыкны без гает дип атыйбыз. Чыннан да, күп кенә кеше, нәрсәгә шатланабыз соң, дип үз-үзенә сорау бирә. Ураза беткәнгә шатлану бераз дөрес булмас иде. Чынлап та, шундый кадерле кунак, олы нигъмәт киткәнгә, ничек куанасың инде?! Куануыбыз савап алуга бәйле.

“Шушы гает көнендә Аллаһы Тәгалә җир йөзенә фәрештәләрен җибәрә. Һәр почмакка басып, алар кешеләрне мәчеткә, дингә чакырып тора. Мәчеткә килгән һәрбер кеше белән алар кул биреп исәнләшә. Рамазанның ифтар кичендә Аллаһы Тәгалә меңләгән кешене тәмугтан азат итсә, җомга көнне сәгать саен меңләгән кешене азат итә. Гает көнендә исә рамазан аенда күпме кешене тәмугтан азат иткән булса, тагын шулкадәр кешене коткара”, – дип әйтеп калдырган Пәйгамбә­ребез. Без дә шушы кешеләр санына керергә тырышабыз, шуңа куанабыз.

Моннан беркадәр нәтиҗә чыгарып куярга кирәк: бу рамазан без теләгәнчә үттеме? Саваплар, изге­лек­ләр эшли алдыкмы? Күп очракта ниятләгән эшләребез эшләнеп бет­мә­гән була. Шуңа күрә, яхшы якка үзгәрәсе иде дип, икенче рамаза­ныңа әзерләнебрәк керергә кирәк. Рамазан аенда һичшиксез үзгәреш булырга тиеш. Билгеле, ураза ае барыбер эзсез китми. Тик кайберәү­ләр­дә ураза тоту, ач тору ниндидер авыр тойгылар да тудырырга мөм­кин. Боларны читкә куарга, Аллаһы Тәгаләнең шушы әмерен шатлык итеп кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Шушы рухи халәтне инде сакларга тырышырга тиешсең.

Cин хәзер бер баскычка өстен, инде аска төшәргә ярамый. Аска төшсәң, икенче рамазанда тагын шул баскычка менеп басасың. Ди­мәк, рамазан аенда ниндидер гө­наһ­ларны калдырып тордың, ниндидер начарлыкларны эшләмә­дең икән, уразадан соң да аңа алынма. Кайберәүләр рамазан аенда аракы эчми, тәмәке тартмый, төнге клуб­ларга йөрми. Тик ураза ае тәмам­лангач, бу гамәлләргә кабат алына. Бер караганда, тыелып торулары барыбер әйбәт. Рамазаннан соң кырын эшләргә алынмасалар, тагын да яхшырак булыр иде. Чөнки ураза ае кешенең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтә. Бер ай буе тыелгансың икән, димәк, киләчәктә дә тыела аласың. Менә шундый сабак бирә торган ай бу.

Бу утыз көннән соң да үзеңне уразадагы кебек тотып була. Рамазан ае бетсә дә, барыбер Аллаһы Тәгалә әҗер-савабын биреп тора, Аның тыюлары калып бара. Шуның өчен дә Пәйгамбәребез, рамазан ае беткәч, бәйрәм узгач, шәүвәл аеның алты көн нәфел уразасын тотарга киңәш иткән. Изге айның рухын дәвам итү өчен кирәк бу. Пәйгам­бәребез, рамазан ае беткәннән соң кеше тагын алты көн ураза тотса, бер ел буе тоткан кебек санала, ди. Гаетнең икенче көнендә, соңрак та тота башларга мөмкин. Өзеп-өзеп тә тотарга мөмкин. Иң мөһиме: алты көн булсын. Рамазан рухын дәвам итәргә бу да – бер ишарә.

Әле тагын башка нәфел уразалары бар. Болар – рамазанга керер алдыннан, рәҗәп, шәгъбан айларында организмны әзерли торыр өчен тотыла торган нәфел уразалары. Шә­ү­вәл аеннан соң шулай ук ураза тоту өчен бәрәкәтле булган зөлкагъдә, зөлхиҗҗә айлары бар (зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә ураза тоту гадәте бар, гарәфә көнне генә тоту да күзәтелә). Ягъни уразадан соң уразаны дәвам итү өчен тәкъдим ителә торган дүшәмбе, пәнҗешәмбе көнннәре, әле ай урталары, ай башлары бар. Бу көннәрдә өчәр көн ураза тотарга тәкъдим ителә. Менә шулай үз гомеребезне тулысынча уразага әйләндерә алабыз.

Мөхәммәд пәйгамбәребез, мә­сә­лән, Давыт галәйһиссәлам уразасын тотарга да киңәш иткән. Ул бер көн тотып, икенче көнне тотмаудан, ягъни көнаралаш тотудан гыйбарәт. Моны мәҗбүри димибез. Җәй вакыты: ашыйсы, эчәсе килә, эшләргә дә кирәк. Бәлкем ял көннәрендә, җәйге ял вакытында тотаргадыр. Уразаны йөгереп барган кеше белән чагыштырырга мөмкин. Йөгереп китәр өчен әзерләнергә кирәк. Әзерлән­мәсәң, тиз генә йөгереп китә, яхшы нәтиҗә күрсәтә алмыйсың. Яхшы гына йөгереп барганда кисәк кенә туктарга да ярамый. Рамазаннан соң кисәк кенә туктасак, җаныбызга да, тәнебезгә дә файда булмый. Пәй­гамбәребезнең сөннәтен үтәсәк, шәү­вәл аеның алты көнен, ай уртасында өч көн, дүшәмбе, пәнҗе­шәмбе уразаларын тотсак, әкрен-әкрен, җай гына ияләшербез.

Рамазан аеның көн саен була торган өстәмә намазы – тәрәвих намазы бар әле. Без аны көн саен кич белән мәчеттә егерме рәкәгать укыдык. Әле башка вакытта берәрсенә, төнлә уянып, ике рәкәгать нәфел намазы укы дисәң, ай-һай авыр, дияр иде. Ураза аенда егерме рәкәгать намаз укытып, Аллаһы Тәгалә мо­ның авыр түгел икәнлеген күрсәтте. Раббыбызның, өстәмә нәфел намазлары кылып, гыйбадәтләребезне дәвам итәргә мөмкин икәнлеген күрсәтүе бу.

Дәвам итәргә мөмкин булган тагын бер яхшы эш – Коръән уку. Рамазан вакытында кеше басып Коръән укыса, бер хәрефе-авазы өчен йөз савап языла. Утырып укыса, илле савап була. Намаздан соң укыса, ун савап. Коръән укыганны тыңлап утырса, бер хәрефе өчен бер савап языла. Ураза ае вакытында болар бөтенесе җитмешкә тапкырлана.

Кайбер кешеләр ел буе кулларына тотып карамаса да, шушы рамазан аенда Коръән укый. Димәк, Коръән укуны өзмичә, шушылай дәвам итәргә була.

Бу изге айда кешеләр кыла торган тагын бер матур гыйбадәт бар. Ул – игътикаф. Тәүлек буе Коръән укып, намаз гыйбадәтләре кылып, мәчеттә яшәүне аңлата бу. Без аны гадәттә мәчеттә бер көн кунып, рамазан аенда гына искә төшерәбез. Башка вакытта да игътикафка ке­рергә: күңелне тынычландырып, дөнья мәшәкатен калдырып, җа­ның­ның халәтен тәртипкә ките­рергә була.

Рамазан ае вакытында Мәккәгә барып, кече хаҗ кылып, изге җир­ләрне гизү дә – күркәм гыйбадәт. Бу гамәлне хаҗ сәфәренә әзерлек дип тә әйтергә мөмкин. Алла боерса, озакламый хаҗ вакыты җитә. Күр­гәнегезчә, әлеге ай безгә ел буена җитәрлек изгелек, гыйбадәт кылырга этәргеч бирә. Туктамаска, сабак алып, изгелекләрне дәвам итәргә генә кирәк. Хәзер туктасаң, сүрелә­сең, икенче рамазанга әзерлексез керәсең.

Рамазан аенда организмда да үзгәрешләр булды, тәртип урнашты. Ягъни ашказаны кысылды. Чынлап та, күп ашыйбыз. Ураза тоткан кеше, рамазаннан соң, теләсә дә, күп ашый алмый. Аз ашасак та, җитә икән бит. Аз ашасак, аз эчсәк тә, йөри алабыз икән ләбаса. Шуңа күрә хәзер үзеңне матди, ягъни туклану ягыннан да чикләргә була. Мал җыю, күп ашау, ягъни нәфескә бирелү барыбер җаныбызның бозылуына китерә. Мөселманнарга хәләл әйберләрне дә чамасыз кулланырга ярамый. Бу да безне боза. Хәрам ризыкны ашарга ярамый. Хәләл ризыкны туйганчы ашау мәкрух, ягъни хупланмый. Туйганнан соң ашау – шулай ук хәрам. Димәк, рамазаннан соң без үзебезне ашау ягыннан да чикләргә тиеш, – дип сөйләде ул безгә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10