ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә эшләүче өч табиб Татарстан Хөкүмәте гранты ярдәмендә яңа фатир алган

11 июнь 2019, 15:15

Грант шартлары буенча, бу белгечләр Әгерҗе Үзәк район хастаханәсендә биш ел эшләргә тиеш.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның Әгерҗе районында өч табибка яңа фатир ачкычлары тапшырылган. Үзәк район хастаханәсе белгечләре торак шартларын ТР Хөкүмәте гранты ярдәмендә яхшырткан.

«Мин үзем Удмуртиядән, хастаханәдән биш километр ераклыкта яшәдем. Эшкә урнаштым һәм шундый мөмкинлек булуы ачыкланды. Хәзер Әгерҗедә үз фатирыбыз булачак», - диде Әгерҗе Үзәк район хастаханәсе табиб-неврологы Светлана Овчинникова.

Табибларга яңа фатир ачкычларын Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров тапшырды.

«Хәзер ирем янәшәдә генә эшли, шуңа күрә Әгерҗегә күчеп килдек. Мин хастаханәгә эшкә урнаштым. Һәм без грант ярдәмендә яңа фатирга тиендек», - дип өстәде педиатр Лидия Волкова.

Быел Россия Президенты Владимир Путинның «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда 7,8 мең фатирлы 165 йорт төзү күздә тотыла.

Йортлар Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт Торак фонды инвестиция программасы хисабына торгызылачак. Бүгенге көндә 2069 фатирлы 45 объект файдалануга тапшырылган инде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10