ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мисыр Президенты Россиянең яшь Коръән хафизына бүләк тапшырды

11 июнь 2019, 15:00 , Фото: muslim.ru

Мисыр Президенты Россиянең яшь Коръән хафизына бүләк тапшырды 11 яшьлек Абдуллах Чахкиевка истәлекле бүләк һәм 70 мең Мисыр фунты күләмендә акчалата приз биргәннәр.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Мисырның Вакыфлар министрлыгы XXVI Бөтендөнья Коръән укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Тантанада Мисыр Президенты Абдул-Фәттах Әс-Сиси дә катнашты. Ул Россиядән килгән 11 яшьлек Абдуллах Чахкиевка бүләк тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр Шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Мөфтиләр Шурасы юлламасы буенча әлеге бәйгенең «Яшь Коръән хафизлар» номинациясендә Ингушетиядә туган Абдуллах Чахкиев Россияне тәкъдим иткән. Бүгенге көндә ул Төньяк Осетия Республикасы — Аланиянең Майское бистәсендә яши. Абдуллах Чахкиев өченче урынга лаек булган. Бәйге хуҗалары –  Сара Зәкәрия беренче урынны һәм Әхмәд Җамал икенче урынны яулаган. 

 

Бүләкләү тантанасында Мисыр Президенты Абдул-Фәттах Әс-Сиси җиңүчеләргә истәлекле призлар һәм грамоталар тапшырган. Безнең ватандашыбыз да истәлекле бүләккә һәм 70 мең Мисыр фунты күләмендәге акчалата призга лаек булган.

Абдуллах Чахкиевка әле 11 яшь кенә булса да, ул Коръәнне яттан белә һәм Россия күләмендә үткәрелгән күп кенә бәйгеләрдә катнашырга өлгергән инде. Алар арасында 2018 елда Саратовта узган Евразия Коръән укучылар конкурсын мисал итеп китерергә мөмкин.

  • Ел саен Россия Мөфтиләр Шурасы талантлы Коръән хафизларны Халыкара Коръән укучылар бәйгеләренә җибәрә, алар дөньяның 20дән артык илендә үткәрелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10