ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Минзәләнең Воровский бистәсе Сабан туе җирлекнең 100 еллыгына багышланган

11 июнь 2019, 23:00 , Фото: menzela.ru

Минзәләнең Воровский бистәсе Сабан туе җирлекнең 100 еллыгына багышланган Бәйрәмнең көрәш келәменә 3-4 яшьлек балалардан алып,урта яшьләрдәге көрәшчеләргә кадәр чыккан.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Быел Минзәлә районының Воровский Сабан туен бистәгә нигез салуга 100 ел тулуга багышланган иде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Авыл Сабан туен һәм Воровский бистәсенең 100 еллык юбилей чарасын җирлек башлыгы Сергей Юдин ачып җибәрде. Ул кунакларны сәламләп җирлектә булган һәм ирешкән уңышларга тукталды, хезмәт алдынгыларын исемләп атады.
 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев авыл Сабан туенда катнашучыларны, бистәнең 100 еллыгы һәм кунакларны халкыбызның яраткан бәйрәме белән тәбрикләде һәм җирлекне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен аталы-уллы Алексей һәм Егор Юдинны җирлекнең Мактау кәгазе белән бүләкләде. 
 
Мәйдан уртасында уздырылган уеннарда кеше өзелеп тормады: чүлмәк вату, кул көрәше, аркан тартышу, озын колгага менү, капчык киеп йөгерү кебек уеннарда һәм башка бик күп төрле уеннарда катнашып халык күңел ачты. Балалар өчен бушлай атракционнар да оештырылды.  
 
Көрәш келәмендә 3-4 яшьлек балаларның көрәшүе-бәйрәмнең үзенчәлеге булгандыр. Воровский бистәсе сабантуеның баш батыры булып Исәнгол авылы егете Ренат Шәйхетдинов калды. Ә яшүсмерләр арасында Иркәнәш авылыннан килгән егет  Нәркиз Хисматуллинга тиңнәр булмады.
 
Авыл Сабан туена бик күп һәм дәрәҗәле артистларда килгән иде. Ульяновский өлкәсенең Дмитровград шәһәреннән 28 кешелек "Врсход" рус халык ансамбле  һәм авылның  “Рябинушка” фольклор ансамбле чыгышын алкышларга күмделәр, диелгән бу хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10