ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан дары заводында эшләнмәләргә планлы сынаулар үткәрелә

11 июнь 2019, 12:23

Кичә завод территориясендәге эше вакытлыча туктатылган җитештерү бинасының түбәсенә ут капкан.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Казан дары заводында эшләнмәләргә планлы сынаулар үткәрелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан дары заводына сылтама белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге 9дан 11 сәгатькә кадәр завод территориясендә планлы сынаулар үткәрелә – 15 ату тавышы яңгырый. 11.00 сәгатьтән ут эшләре планлаштырылган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә көндез Казан дары заводы территориясендә янын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Ялкын телләре вакытлыча эше туктатылган җитештерү бинасының түбәсен ялмап алган.

Янгынның мәйданы 300 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗигадә беркем дә зыян күрмәгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10