ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Петербург Халыкара икътисади форумында 75 млрд сумга 31 килешү төзегән

11 июнь 2019, 11:35 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Татарстан Петербург Халыкара икътисади форумында 75 млрд сумга 31 килешү төзегән Республика быел да инвестицион климаттагы милли рейтингта беренче өчлеккә кергән.

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Татарстан Республикасы Петербургта үткән Халыкара икътисади форумында барлыгы 75 млрд сумга 31 килешү имзаланган. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.

“Шуның зур өлеше Haier “акыллы завод” килешүенә туры килде. Әлеге “акыллы завод” заманча җитештерүе белән аерылып тора. Инвесторларга монда эшләргә уңайлы, шуңа күрә дә республикада алар эшчәнлекләрен киңәйтәләр”, - диде ул.

"Алга таба барлык төзелә торган заводларны модернизацияләү өстендә эшләячәкбез, аларны “акыллы завод”ка кушачакбыз. Ахыр чиктә, көнкүреш техникасы һәм электроника җитештерә торган унике “акыллы” индустриаль парк булдырачакбыз”, - диде Талия Миңнуллина.

“Төп яңалык – Татарстанның Россия төбәкләре инвестицион климаттагы милли рейтингындагы урыны. Өч ел эчендə без бер тапкыр да рейтингтан төшмəдек, Татарстан икенче урында тора. Соңгы биш елда без бер тапкыр да беренче өчлектән төшмәдек, без һәрвакытта да лидер”, - диде спикер.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10