ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бер көн эчендә Татарстанда яшен сугу нәтиҗәсендә дүрт янгын чыккан

11 июнь 2019, 10:39 , Фото: инстаграм

Бер көн эчендә Татарстанда яшен сугу нәтиҗәсендә дүрт янгын чыккан Янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бер көн эчендә Татарстанда яшен сугу нәтиҗәсендә дүрт янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы Ленин урамында бер шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 17.10 сәгатьтә килде», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгынның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын яшен сугу нәтиҗәсендә чыккан.

Шул ук көнне Арча районының Наратлык авылында яшен сугу сәбәпле ике хуҗасыз корылмага ут капкан. Бераз соңрак Арчада гараж түбәсен яшен суккан. Биредә янгынның мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10