ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Песошин һәм Евкуров Яшел Үзәндә ракета корабын суга төшерү тантанасында катнаша

11 июнь 2019, 09:33 , Фото: Рамиль Гали/архив

Песошин һәм Евкуров Яшел Үзәндә ракета корабын суга төшерү тантанасында катнаша «Ингушетия» хәрби корабы Кара диңгез флоты составында хезмәт итәчәк.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында 21631 («Буян-М») проектына караган сигезен кече ракета корабын суга төшерәчәкләр. Тантанада ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Ингушетия башлыгы Юныс-Бәк Евкуров катнаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Премьер-министр Алексей Песошин һәм Ингушетия башлыгы Юныс-Бәк Евкуров 21631 проектына караган кече ракета корабын суга төшерү тантанасында катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

«Ингушетия» корабы 2014 елның 29 августында төзелә башлый. Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы 21631 («Буян-М») проектына караган корабларны 2010 елдан бирле җитештерә. Күп максатлы сугышчан суднолар артиллерия, ракета, диверсиягә каршы, зенит һәм радиотехника коралларының иң заманча үрнәкләре белән җиһазландырылган.

«Зеленый Дол» кече ракета корабы 2016 ел нәтиҗәләре буенча РФ Хәрби-диңгез флотында иң яхшы ракета корабы дип табылды һәм ракетадан ату буенча РФ Хәрби-диңгез флоты баш командующие призына лаек булды.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10