ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Иң файдалы җиләк кайсы? - "Шәһри Казан"

11 июнь 2019, 08:24

Табиблар әйтүенчә, гомумән алганда, бөтен җиләк тә файдалы.

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). Белгечләр кеше организмы өчен иң файдалы җиләкне атаган. Алар – нарат җиләге (брусника) һәм күк җиләк (голубика). 

Әлеге җиләкләрнең өстенлеге – аларны үстерүдә беркем дә катнашмый, ягъни чит кеше кулы керми. Төрле химик препаратлар куллану очраклары да юк дигән сүз. Табиблар әйтүенчә, гомумән алганда, бөтен җиләк тә файдалы. Алар нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә, иммунитетны күтәрә, картаю процессын акрынайта торган витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Ә менә бакча җиләгенә (клубника) карата сак булырга кирәк, дип кисәтә алар. Аның файдасы азрак, чөнки аны җитештерүчеләр, югары уңыш алу өчен, химик ашламалар кулланалар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10