ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Уфада Мәрьям Солтанова-Акчуринага мемориаль такта куелды

11 июнь 2019, 07:16 , Фото: tatar-congress.org

Уфада Мәрьям Солтанова-Акчуринага мемориаль такта куелды Мәрьям Солтанова-Акчурина Россиядә беренче хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте һәм Уфаның ярлы мөселманнар турында кайгыртучы комитет рәисе.

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ"). 7 июньдә «Берлек» иҗтимагый оешмасы һәм Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге дискуссия клубы башлангычы белән танылган мәгърифәтче һәм хәйрияче Мәрьям Солтанова-Акчурина йортында (Уфа шәһәре, Г.Тукай урамы, 33нче йорт) мемориаль такта ачу тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чарада «Берлек» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм, Россия Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан халыклары Ассамблеясе җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллина, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев һәм башкалар катнашты. 

  • Мәрьям Солтанова-Акчурина - Россиядә беренче хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте һәм Уфаның ярлы мөселманнар турында кайгыртучы комитет рәисе. Моннан бер гасыр элек ул ятим кызлар өчен түләүсез мәктәп-приют ачкан, анда тәрбияләнүчеләргә дини һәм дөньяви фәннәр өйрәтелгән. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10