ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сарман районында мактаулы гражданнар саны арткан

11 июнь 2019, 09:00 , Фото: sarman-rt.ru

Сарман районында мактаулы гражданнар саны арткан Әлеге исемне алучылар арасында җырчы Зөһрә Шәрифуллина да бар.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). Сарман районының мактаулы гражданнары саны тагы икегә арткан. Җирле басма шул хакта хәбәр итә. 
 
Быелгы район Сабан туе күңелле мизгелләргә, истәлекле бүләкләргә мул булды.
 
 
Районның аграр сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиевкә, якташыбыз – Татарстанның халык артисты, районыбыз данын бөтен дөньяга танытучы моңлы җырчыбыз Зөһрә Шәрифуллинага “Сарман муниципаль районының мактаулы гражданины” исеме бирелде, диелә бу хәбәрдә.
 
 
Аларга бүләкне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10