ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Зәй авылларының янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин ителешен тикшерәләр

11 июнь 2019, 07:00

Кагыйдәләрне бозган җирлекләрнең 5 башкарма комитеты җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылган инде.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Җәйге чорда янгыннар чыгу куркынычы арта. Ел саен бу чорда, план нигезендә, Зәй районы авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тикшерүләр уздырыла. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Тикшерүләр вакытында су чыганыклары булу (су гидрантлары, су  краннарының төзеклеге), аларга килү юлларының уңайлылыгы һәм янгын сүндерү чараларының булуына аеруча игътибар ителә. Шулай ук чүп–чардан  чистартуга, янгын була калган очракларда халыкка хәбәр итү (тавыш көчәйткечләре аша) мәсьәләләренә дә басым ясала.
 
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы затлар административ җаваплылыкка тартыла. Җирлекләрнең 5 башкарма комитеты җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылган инде, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10