ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Зәй районының Югары Баграҗ авылы халкы Тройсын бәйрәменә әзерләнә

11 июнь 2019, 04:00 , Фото: zainsk-rt.ru

Зәй районының Югары Баграҗ авылы халкы Тройсын бәйрәменә әзерләнә Тройсын хәзер Сабантуй рәвешендә төрле уеннар белән үтә.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Зәйдә һәр керәшен авылының үз бәйрәме бар. Сарсазбаграҗлылар - Питрауны, сәвәләйлеләр - Боламыкны, Якты Күлләр - Казанскаяны, Югары Баграҗ, Туңылҗа белән Федоровка авыллары халкы исә Тройсынны бәйрәм итә. Бу хакта район басмасы яза. 
 
  • Тройсынны халыкта яфрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул җәйне каршылау бәйрәме дә. Тройсынның үз йолалары бар. Мәсәлән, яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. 
 
Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган. Ә Тройсын алдыннан авылдагы бөтен капка-коймаларга яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары эленгән.
 
Тройсын хәзер Сабантуй рәвешендә төрле уеннар белән үтә. 16 июньдә – якшәмбе көнне  югарыбаграҗлылар Тройсынны бәйрәм итәргә җыена. Алар зәйлеләрне, кунакларны бәйрәмгә чакыра, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10