ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында халыктан җыелган салым акчасына юл салалар, зиратларны рәтлиләр

11 июнь 2019, 06:00

Авылдашларына эшмәкәрләр дә ярдәмгә килгән.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Халыктан җыелган үзара йөкләнгән салым акчасы һәм аңа өстәлгән дәүләт субсидиясе җәйге айларда авылларның иң кискен проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Мисалга, Әлки районының берничә авылында юлларны төзекләндерәләр. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Югары Колчурино авылларында аннан файдаланып, 8 Март урамына юл төзергә керешкәннәр. Моны эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов белән берлектә эшлиләр.
 
Ә Түбән Колчуринода зират тирәсен тоталар. Зират мәйданы 1 гектардан артык, аны җыештыру өчен өмәләр оештырылган, аларда кырыклап кеше катнашкан.
 
Каракүл авылында да халык мөрәҗәгатен исәпкә алып зиратка кадәр юл төзелә. Юлның 200 метры инде ясалган, тагын 300 метрына ком түшисе бар. Авыл җирлеге башкарма комитеты бу эшне җәй узганчы төгәлләргә исәпли.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10