ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Милли театр студияләрен берләштергән бердәнбер фестиваль Казанда ачылды

10 июнь 2019, 21:41 , Фото: Салават Камалетдинов

Милли театр студияләрен берләштергән бердәнбер фестиваль Казанда ачылды Милли театр студияләре спектакльләре 15 июньгә кадәр биш театр мәйданчыгында барачак.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Милли театр студияләрен берләштергән бердәнбер фестиваль бүген Казанда ачылды. «Науруз school» халыкара театр фестивале Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында милли студияләр җитәкчеләре катнашындагы түгәрәк өстәл белән башланып китте.

Фестивальнең идея авторы, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәламләү чыгышында театр студияләренә багышланган фестивальләр күп булса да, милли театраль мәктәпләрне туплаганы бердәнбер булуын ассызыклады, форумның уникальлеген билгеләп үтте.

ТР Мәдәният министрлыгының бүлек җитәкчесе Дилия Хәйретдинова яшьләрнең театраль проектларының хәзер бик популяр булуын, куелышларның эчтәлеге, бирелеш формасы һәм тамашачы белән эшләү мәсьәләләренең актуальлеген ассызыклады. “Бу фестиваль яшьләр театр сәнгате казанышларын гына түгел, булган проблемаларның чишелеш юлларын да күрсәтер дип ышанам”, - диде ул.

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры вазифаларын башкаручы Роза Әхмәдиева фикеренчә, фестиваль театр студияләренең алга таба хезмәттәшлеге өчен этәргеч булачак. Әлеге фикерне Казан театр училищесы директоры Гыйлемхан Мөбәрәкшин да куәтләде. Ул “Нәүрүз” фестивале кысаларында студентлар спектакльләрен күрсәтү идеясен югары бәяләде.

Уфа дәүләт сәнгать институтының режиссура һәм актерлык осталгы кафедрасы мөдире Таңчулпан Бабичева, Азәрбайҗан профессоры Исрафил Исрафилов, Арктика сәнгать һәм мәдәният институты (Якутия) ректоры Саргылана Игнатьева фестивальне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Венгр милли театр вәкиле Андраш Козьма венгр мәдәниятенең төрки халыклар белән бәйләнгән тамырларын онытмавына басым ясады.

  • Милли театр студияләре спектакльләре 15 июньгә кадәр биш театр мәйданчыгында барачак. Болар – Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, Кариев театрында, Казан театр училищесының Өйршнчек театрында һәм Актерлар йорты сәхнәсендә бара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10