ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Миләүшә Хабетдинова: Булачак татар артистлары караңгылыкны уйнап ләззәт ала

10 июнь 2019, 21:34 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Миләүшә Хабетдинова: Булачак татар артистлары караңгылыкны уйнап ләззәт ала Казан театр училищесын быел тәмамлаучы студентларның диплом эше "Nauruz school" халыкара фестивалендә катнашты.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова Казан театр училищесын быел тәмамлаучы студентларының “Шәхсән” эскизларыннан ризасызлыгын белдерде. Бу хактагы фикерләрен ул "Nauruz school" халыкара фестивале кысаларында күрсәтелгән спектакльдән соң “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

Спектакль төрле пьесалардан алынган монологлардан төзелгән. Болар Ярослава Пулинович, Николай Коляда кебек заманча драматурглар, Көнбатыш Европа драматурглары. Кысылып калган кулын кисәргә мәҗбүр булган альпинист Арон Ли Ралстон тарихы, модель Джиа Каранджи көндәлекләре дә бар. Монологларның геройлары – наркоманнар, урам кызлары һәм башкалар.

“Ул эскизлар аша алдагы көн караңгылык булып күренә. Һәр монологта – сынык күңелле кешеләр. Бу балалар бәхеткә сыя алмый кебек. Кара дөньяны уйнап ләззәт алалар, матурлыкка чыдый алмыйча пычрак эзлиләр”, - ди Хабетдинова. Аның фикеренчә, мондый уен чистартмый, тамашачы катарсис кичерми. “Ә бит спектакльне карарга театрга алар күрсәткән тормыш төбендәге кешеләр килми. Театрга нормаль кешеләр килә”, - ди ул.

“Бу - тугыз тарихтан торган спектакль. Монологлар берсен-берсе кабатлый. Спектакль эчендә динамика һәм чишелеш булырга тиеш. Бу спектакльдә дисбе кебек җыелган тарихлар кая алып чыкты? Монда хәтта тупик та ясый алмадылар”, - дип аптырый Миләүшә Хабетдинова.

"Монда җәмгыять гаепле димим, монда балалар белән эшли торган кешеләрдән тора. Алар кояшны томалыйлар", - дип нәтиҗә ясый галимә. Ул студентлар белән эшләүнең уңай мисалы итеп башкорт театр студиясенең милли эпос белән эшләвен күрсәтте. Башкорт театр студиясе студентлары Казанга килү өчен "Акбүзат" эпосы буенча эскизлар әзерләгән иде.

Спектакльне режиссер һәм педагог Марсель Мәхмүтов әзерләгән. Курс җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин аның монологлардан җыелуын әйтте. "Студентлар төрле текст белән эшли", - ди педагог. "Nauruz school" фестивалендә 15 июньдә Камал театрының Кече залында курсның тагын бер эше - Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” спектакле була.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10