ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Самара өлкәсендә балалар Сабан туенда көрәштә 8 сыйныф укучысы җиңгән

10 июнь 2019, 20:17

Милли көрәштә җиңгән Айнур Минһаҗевка традицион бүләк - тәкә тапшырылган.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында балалар Сабан туенда көрәштә 8 сыйныф укучысы Айнур Минһаҗев җиңгән. Аңа тәкә тапшырганнар. Бу хакта Самара татарлары сайты хәбәр итә.

"Сабан туеның иң матур өлеше - милли көрәш. Анда 8 сыйныф укучысы, яшь батыр Айнур Минһаҗев җиңүче булды. Аңа традицион бүләк - тәкә һәм истәлекле бүләк тапшырылды", диелә бу хәбәрдә.

Бәйрәмдә зур концерт программасы булган. Сәхнәдә балалар җырлар һәм биюләр башкарган, шигырь сөйләгән. Мәйданчыкта балалар, көч, зирәклек һәм җитезлектә ярышкан. Җиңүчеләр лаеклы бүләкләр алган.

"Камышлы районы хакимиятенә, Ярмәк авыл җирлеге хакимиятенә, мәчет, иҗтимагый совет, авыл активистларына, күп санлы иганәчеләргә Сабан туе югары дәрәҗәдә үтсен өчен шактый тырышырга туры килде. Район башлыгы Р. К. Баһаветдинов балалар Сабан туен уздыруның мөһимлеге балаларны һәм яшьләрне спортка, милли мәдәни, рухи-әхлакый кыйммәтләргә җәлеп итүдә, дип әйтте", диелә бу хәбәрдә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10