ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ташкент Сабан туенда беренче тапкыр байдаркаларда ярыштылар

10 июнь 2019, 19:25 , Фото: Представительство РТ в республике Узбекистан

Ташкент Сабан туенда беренче тапкыр байдаркаларда ярыштылар
Быел Ташкентта милли бәйрәмгә 40 меңнән артык кеше җыелды.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Ташкентта Central Park мәдәният һәм ял паркында Сабан туе узды. Сабан туенда быел беренче тапкыр байдаркаларда (#RowingCHALLENGE) призлы ярышлар, шулай ук Patriot мотоклубыннан спорт байклары күргәзмәсе булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә.

Ташкентта тантаналы чара Үзбәкстанның рәсми органнары вәкилләре, Татарстан делегациясе, Ташкентта аккредитацияләнгән дипломатик корпус вәкилләре, республика милли-мәдәни үзәкләре активистлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, ватандашлар һәм яшьләр катнашында узды.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Ташкенттагы Сабан туен оештыручыларга һәм анда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. Шулай ук Ташкентның республика милли-мәдәни үзәкләре активистларына «Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә» медален тапшырды.

Сабан туе бәйрәме барышында традицион ярышлар – көрәш, гер күтәрү, кул көрәше, аркан тарту, әтәчкә менү, кашыкка йомырка белән йөгерү, көянтә һәм чиләк белән йөгерү, салам капчык белән көрәш, күз бәйләп чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү һәм башка уеннар уздырылды. Концерт программасыннан тыш, паркта татар милли ашлары күргәзмә-ярминкәсе, кул эшләре күргәзмәсе эшләде.

Шул ук көнне зур бәйрәм концерты булды. Анда Казаннан килгән кунаклар – Татарстанның атказанган артистлары, «Зө-Ләй-Лә» вокаль дуэты - Ләйсән Закирова һәм Ләйсән Мөхәммәтшина чыгыш ясады. Үзбәкстанда танылган җырчылар татар җыр һәм бию коллективлары, шулай ук башкорт һәм татар ансамбльләре: «Яшьлек», «Изгенур», «Ләйсән», «Мирас», «Дуслык», «Хандугастар», «Агыйдел» һ.б. бар иде.

Ташкентта Сабан туе гадәттәгечә Үзбәкстанның төрле почмакларыннан дистәләгән мең тамашачы, шулай ук дөньяның башка илләреннән һәм күрше республикалардан кунаклар җыя. Быел бәйрәмгә 40 меңнән артык кеше җыелды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10