ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Россия Президенты Казанда хосписка нигез салучы Владимир Вавилов белән очраша

10 июнь 2019, 19:04 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Россия Президенты Казанда хосписка нигез салучы Владимир Вавилов белән очраша Вавилов паллиатив ярдәм өлкәсендә шәхси-дәүләт партнерлыгы турында фикер алышуда катнашачак.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Валерия Белова). Россия Президенты Владимир Путин Казанда хосписка нигез салучы, Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавиловны тантаналы кабул итүгә чакырган.

«Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасына чакыру килде. Шулай ук Россия Президенты Аппараты мине илдә паллиатив ярдәм турында булачак ике сәгатьлек очрашу-әңгәмәгә чакырды. Паллиатив ярдәмдә хосусый-дәүләти партнерлыгы турында фикер алышачакбыз», – диде Владимир Вавилов.

Гадәттәгечә, Россия көнендә Владимир Путин фән һәм технологияләр, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә, шулай ук гуманитар эшчәнлек өлкәсендә күренекле казанышлар өчен Россия Федерациясе Дәүләт премияләрен тапшыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10