ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья дин әһелләре форумында катнашучылар саны арта

10 июнь 2019, 18:22 , Фото: Салават Камалетдинов

Ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья дин әһелләре форумында катнашучылар саны арта “Милли тормыш һәм дин” Бөтендөнья дин әһелләре форумы 13-14 июньдә була.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Ел саен уздырыла торган “Милли тормыш һәм дин” Бөтендөнья дин әһелләре форумында катнашучылар саны арта бара. Бу хакта форумга багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров әйтте.

Быел форумда Россиянең 70 төбәгеннән 1137 делегат катнашачак. 2010 елда үткәрелгән беренче форумда 700 кеше катнашкан булган. “Россия татар оешмалары белән эшләү бүлеге ел саен һәрбер төбәккә квота тәкъдим итә. Шушы квота нигезендә һәр елны бу сан арта бара. Башка елларны без 700-800 катнашучы җыйсак, хәзер бу сан елдан ел арта бара”, - диде Данис Шакиров

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының урынбасары Марс Тукаев әйтүенчә, форумда 1039 ир-ат, 98 хатын-кыз катнаша. Иң өлкән катнашучы - 94 яшьлек Калининград аксакаллары шурасы рәисе Хәким хәзрәт Биктиев. Иң яшь катнашучы - 2001 елда туган Ростов өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары ярдәмчесе Рифат хәзрәт Миңнекәев.

“Кайберәүләр бабайларны гына җыясыз, дип әйтә. Мин чагыштырып карый алам. Яшь дин әһелләренең саны елдан-ел арта”, - диде Марс Тукаев.

Форум ел саен “Милли тормыш һәм дин” исеме белән уздырыла. Оештыручылар быелгы форумның шигаре итеп Габдулла Тукайның “Мин һәрвакыт дин белән милләтнең һәр икесенә тигез әһәмият бирү тарафында” дигән гыйбарәсен алган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10