ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләрне федераль бюджет хисабына укыта ала

10 июнь 2019, 19:58

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» проектында катнашучы предприятие персоналны укытуга субсидия алырга мөмкин.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектында катнашучы Татарстан предприятиеләре персоналны федераль бюджет акчалары хисабына укыта ала. Бу хакта бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда узган киңәйтелгән киңәшмәдә хәбәр итте.

«Татарстан предприятиеләре үз хезмәткәрләрен укытуны оештыруга субсидияләр рәвешендә финанс чараларын алу мөмкинлегенә ия. Шул ук вакытта эш бирүче субсидия акчалары хисабына укуны мөстәкыйль оештыра», - диде ул.

Субсидияләү механизмы максималь уңайлы һәм гади. Субсидия алу өчен предприятиегә илкүләм проектта катнашучылар исемлегенә керергә һәм субсидия алуга гариза белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук республика бюджеты алдында бурычлар булмавын раслаучы документларны бирергә кирәк. Аннары мәшгульлек үзәге һәм предприятие арасында субсидия бирү турында килешү карала һәм төзелә.

  • Быел илкүләм проект кысаларында предприятиеләр тарафыннан укыту өчен 1700 хезмәткәр гариза биргән. Финанслауның гомуми күләме якынча 125 млн сум тәшкил итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10