ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Казахстан президентының инаугурациясе 12 июньгә планлаштырылган

10 июнь 2019, 16:25

Үзәк сайлау комиссиясенең башлангыч мәгълүматлары буенча, сайлаучыларның 70,76 проценты Касым-Жомарт Токаев өчен тавыш биргән.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Казахстан президенты инаугурациясе 12 июньгә планлаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Үзәк сайлау комиссиясенең башлангыч мәгълүматлары буенча, сайлаучыларның 70,76 проценты Касым-Жомарт Токаев өчен тавыш биргән.

«Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү нәтиҗәләрен һәм рәсми хисапны бастырып чыгарса, инаугурацияне 12сендә уздырырга планлаштырабыз. 14 июньдә миңа Бишкәккә һәм Дүшәнбегә чыгып китәргә кирәк. Бу зур халыкара чаралар. Әлеге чараларда Казахстан Президенты вәкаләтләренә тулысынча ия булып катнашуны теләр идек», - диде Токаев Казахстан һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында узган матбугат конференциясендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10