ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Өч мунча һәм сарайны ялмап алган янгынны сүндергәндә бер ир-ат зыян күргән

10 июнь 2019, 16:11 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Өч мунча һәм сарайны ялмап алган янгынны сүндергәндә бер ир-ат зыян күргән Янгын алдагы көнне иртән иртүк «Гидростроитель-2» бакчачылык ширкәтендә чыккан.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Берьюлы өч мунча һәм сарайны ялмап алган янгынны сүндергәндә бер ир-ат зыян күргән. Аның тәненең 30 проценты пешкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Гидростроитель-2» бакчачылык ширкәтенең үзәк урамында чыккан янгын турында хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына 3.57 сәгатьтә килде», – диделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

72нче номерлы янгын часте дежур каравылы вакыйга урынында инде җиде минуттан соң ук була. Ут берьюлы ике мунча һәм сарайны ялмап алган. Янган конструкция хуҗалары янгын сүндерүчеләргә эчтә беркемнең дә булмавы турында сөйләделәр.

Утны тулысынча сүндерер өчен 15 минуттан аз гына кимрәк вакыт җиткән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 40 яшьлек ир-ат зыян күргән - аның тәненең 30 проценты пешкән. Ир-атны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.

Ут тулысынча бер мунча һәм сарайны юк иткән. Тагын ике мунча зыян күргән. Янгынның гомуми мәйданы 36 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын сәбәбе - электр җиһазын урнаштыру һәм эксплуатацияләүдә кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10