ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Бөгелмә Сабан туенда Әскәр Сафин батыр калган

10 июнь 2019, 22:00

Аңа тәкә, кер юу машинасы һәм суыткыч бүләк ителгән.
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмә Сабан туенда абсолют батыр булып Бөгелмә көрәшчесе Әскәр Сафин калды. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Бәйрәм программасы Бөгелмә районы авыл җирлекләренең ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган "Минем авылым – минем Татарстаным" күргәзмәсен караудан башланды.
 
Бәйрәм кунаклары "ЧудеSариум" интерактив мәйданчыгында, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә, сәүдә рәтләре, һөнәрчелек, гамәли иҗат күргәзмәләрендә һәм милли ишегалларында булдылар, алар барысы да татар халык бәйрәме барлыкка килү тарихын чагылдырдылар, шулай ук милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны тәкъдим иттеләр.
 
Бәйрәмдә алдынгы хуҗалык җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, ишегалларын иң яхшы бизәү буенча конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
 
Бәйрәмнең төп вакыйгасы ат чабышлары һәм көрәш булды. Сабантуйның абсолют батыры Бөгелмә көрәшчесе, грек-рим көрәше буенча Россия спорт мастеры, ТР һәм Идел буе федераль округы чемпионатларының күп тапкырлар җиңүчесе һәм призеры Әскәр Сафин булды. Аңа тәкә, кер юу машинасы һәм суыткыч тапшырылды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10