ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Казанда Согуд Гарәбстаны Генераль консуллыгын ачарга планлаштыралар

10 июнь 2019, 15:42

Министр Халид әл-Фалих сүзләренчә, консуллыкны ачу хаҗ вакытында Россия мөселман гражданнары өчен шартларны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында Согуд Гарәбстанының Генераль консуллыгын ачу планлаштырыла. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Корольлекнең энергетика, сәнәгать һәм минераль ресурслар министры Халид әл-Фалих билгеләп үткәнчә, ил Согуд Гарәбстанына хаҗ кылучы Россия мөселман гражданнары өчен шартларны җиңеләйтү белән кызыксына.

«Согуд Гарәбстаны Согуд Гарәбстанына хаҗ кылучы Россия мөселман гражданнарына шартларны җиңеләйтү буенча бөтен тырышлыкны куя һәм барлык чараларны күрә. Һәм без бу максатлар өчен Казан шәһәрендә Генераль консуллыкны ачарга ниятлибез», - дип сөйләде Халид әл-Фалих сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Согуд хөкүмәтара комиссиясенең алтынчы утырышында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10