ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Nauruz school" халыкара фестивален башкорт студентлары башлап җибәрде

10 июнь 2019, 14:51 , Фото: Рузилә Мөхәммәтова

Фестивальдә казах, саха, венгр, азәрбәйҗан милли театр студияләре, ГИТИС студентлары катнаша.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Милли театр студияләренең "Nauruz school" халыкара фестивален башкорт студентлары башлап җибәрде.

Фестивальгә Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары "Акбүзат" башкорт эпосына нигезләнгән сәхнә күренешләре алып килгәннәр.

"Акбүзат" кыйссасы "Урал батыр" эпосының дәвамы булып тора. Әсәрдә Урал батырның Акбүзат аты һә аның яңа хуҗасы Сәүбән турында сүз бара. Сәүбән - Урал батырның оныгы Чура батырның улы. Эпик кыйссаның төп темасы - баһадирның гаделлек һәм халык бәхете өчен көрәше.

Студентларны һәм аларның сәхнә эшен аларның педагогы Таңчулпан Бабичева тәкъдим итте. Сәхнә эскизлары фикер алышулар белән дәвам итте.

Фестивальдә казах, саха, венгр, азәрбәйҗан милли театр студияләре, ГИТИС студентлары катнаша. Фестиваль 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген фестивальдә Казан театр училищесы студентлары да чыгыш ясаячак.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10