ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә «Татар кызы-2019» финалына әзерләнәләр

10 июнь 2019, 13:36 , Фото: tatar-congress.org

Мәскәүдә «Татар кызы-2019» финалына әзерләнәләр Чара татар эстрадасы йолдызлары катнашында Гала-концерт рәвешендә узачак.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). 23 июнь көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Татар кызы-2019 » бәйгесенең финалы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Финалда Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән 10 талантлы гүзәл кыз катнашачак. Катнашучыларның һәркайсы оештыру комитеты тәкъдим иткән номинацияләрнең берсендә җиңүче булачак. Бәйге җиңүчесе «Татар кызы» халыкара конкурсында Мәскәү данын яклаячак.

«Татар кызы-2019» конкурсының максаты - милли мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру.

Чара татар эстрадасы йолдызлары катнашында Гала-концерт рәвешендә узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10