ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Вячеслав Володин Казан Евразия фәнни-гамәли форумында катнашучыларны сәламләде

10 июнь 2019, 12:25 , Фото: архив kremlin.ru

Вячеслав Володин Казан Евразия фәнни-гамәли форумында катнашучыларны сәламләде Конференциядә катнашучыларның үз докладларында цифрлы икътисад үсешенә аерым игътибар бирүе мөһим, дип искәртте РФ Дәүләт Думасы Рәисе.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин VIII Казан Евразия фәнни-гамәли форумында катнашучылар һәм кунакларны сәламләде. Казан Ратушасындагы пленар утырышта парламент спикерының мөрәҗәгатен РФ Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты рәисе Леонид Калашников укыды.

«Евразия интеграциясе безнең өстенлек булып тора. Ул катнашучы илләр арасында милли, икътисади, гуманитар һәм мәдәни элемтәләрнең тотрыклы үсешенә ярдәм итә. Евразия икътисади берлеге (форум шуның 5 еллыгына багышланган) - интеграцион хезмәттәшлектә мөһим чылбыр», - дип искәртте Володин.

Берлек үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде. Шул ук вакытта, аның потенциалы бик зур әле, дип сүзен дәвам итте Володин. Форум кысаларында анда катнашучылар алдында Евразия интеграциясенең актуаль проблемалары хакында фикер алышу, яңа идеяләр һәм проектларга бәя бирү бурычы тора.

«Хезмәттәшлекнең иң перспективалы юнәлешләреннән берсе булган цифрлы икътисад мәсьәләләренә зур игътибар бирүегез мөһим. Инновацион потенциалны үстерү, киләчәк икътисадын бергәләп формалаштыру – гражданнарның тормыш сыйфатын һәм иминлеген арттыруда кирәкле шарт. Сезгә нәтиҗәле эшчәнлек теләп калам», - дип сүзен йомгаклады Дәүләт Думасы Рәисе.

Форум РФ Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә үткәрелә.

Форум чаралары ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү программасына һәм Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына 2019 елгы Юлламасын гамәлгә ашыру буенча ТР Хөкүмәте гамәлләре комплекслы планына кертелгән. Форум бүген ачылды һәм ике көн дәвам итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10