ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанлыларга шәһәрнең су керү өчен куркынычсыз булган пляжларын атадылар

10 июнь 2019, 12:13 , Фото: архив

Казанлыларга шәһәрнең су керү өчен куркынычсыз булган пляжларын атадылар Соңгы 8 елда башкалабызның рәсми пляжларында бәхетсезлек очраклары күзәтелмәгән.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). 1 июньдә Казанда коену сезоны ачылды. Быел башкалабызда 5 муниципаль пляж һәм 3 оештырылган су керү урыны эшләячәк. Шул ук вакытта, санкцияләнмәгән урыннарда коенуның ахыры хәерле бетмәскә мөмкин. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Быел, Казан Башкарма комитеты карары нигезендә, шәһәрдә 5 пляж ачылды. Алар — Локомотив, Түбән Заречье, Тирән күл, Аккош күле һәм Комсомол күле. Шулай ук өч оештырылган су керү урыны (Аккош күле, Зөбәрҗәт күле һәм Җиңү паркы) бар. Барлык пляжларда коткаручылар кизү тора», - дип искәртте Фердинант Тимерханов.

Ул быелгы коену сезонында шәһәрдә махсус өйрәнүләр узган 60 коткаручы эшләячәген әйтте. Бүгенге көндә барлык муниципаль пляжлар көймәләр һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән.

«Суның биеклеге түбән булу сәбәпле, кайбер пляжларны (аерым алганда, Локомотив һәм Заречье) ачып булмас дигән шик тә бар иде. Бүген ул 52,3 метр тәшкил итә һәм алдагы ике атнада тиешле нормага җитәчәк», - дип хәбәр итте докладчы.

Фердинант Тимерханов сүзенең ахырында тагын бер тапкыр бары тик куркынычсызлыкны тиешле дәрәҗәдә тәэмин итә торган легаль пляжлардан гына файдаланырга кирәклеген искәртте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10