ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Минзәлә районында Сабан туе вакытында бала өстенә бүрәнә төшкән

10 июнь 2019, 11:44

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәнчә, баланың эче имгәнгән.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында Сабан туе вакытында бер малай өстенә бүрәнә ауган. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

"Зур бүрәнә аскуймадан кисәк кенә ычкынып, бала өстенә төшкән. Ул баланың башына һәм умырткалыгына бәргән дип фаразлана", диелгән бу хәбәрдә.

Бу урынга полиция һәм табиблар килгән.

"Татар-информ" агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иткәнчә, баланың эче имгәнгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10