ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Эльмира Сөләйманова: Әтине кире кайтармас идем - "Шәһри Казан"

10 июнь 2019, 20:45

"Аллаһы Тәгалә булганыннан гы­на аермасын иде. Миңа моннан да артыгы кирәк түгел", - ди җырчы.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Зоя Солошина). Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата. Җырларын да чын күңеленнән башкара ул. Шуңадырмы, җырлары уйландыра, хисләргә чумдыра һәм бер генә кешене дә битараф калдырмый.

– Эльмира, исәнмесез. Ничек хәлләрегез? Сезне Чаллыда яши дип белә идек, әле дә шундамы? Казанга күченеп килмәдегезме?

– Хәлләр яхшы, Аллага шөкер. Җырчылар, елның кайсы фасылы булуына карамастан, һәрвакыт иҗатта. Бүгенге көндә яңа җырлар яздыру өстендә эшлибез, репертуар туп­лыйбыз. Әйе, Чаллыда тудым, шунда үстем һәм бүгенге көндә дә шунда яшим.

Чаллы белән бөтен балачагым бәйле. Энем Марат белән икебезне әнием берүзе тәрбияләп үстерде. Ә каникуллар­да авылда әби белән бабай янында идек. Май беткәнен һәрвакыт зур түземсезлек бе­лән көтеп алып, шундук Аксубай районының Иске Ибрай авылына кайта идем. Мишәрләр ягы ул. Әтием дә, әнием дә – мишәр. Мин дә мишәр булам инде. Бу турыда әйтергә бер дә оялмыйм, ә киресенчә, горурланам гына. Рус мәктәбендә укыдым, шәһәрдә дә аралашу күбесенчә русча иде. Татар телен авылда өйрәндем.

– Әтисез үстем, дисең. Әтисез булса да, балачагым бәхетле булды, дип әйтә аласыңмы?

– Әтиле балачакның нәрсә икәнен белмим. Әти бездән киткәндә, энем белән бик бәләкәйләр идек. Әнинең бертуганнары сөйләве буенча, бер-ике яшьлек чагымда мин гел әтием алдында гына утыр­ганмын, әмма үзем хәтерләмим. Юклыкта үсмәдек, әни кулыннан килгәнчә барысын да булдырырга тырышты. Ә әти турында ишеткән дә, белгән дә юк. Мине ничек өч-дүрт яшемдә ташлап чыгып китсә, шуннан бирле күренгәне юк. Энемне исә бер тапкыр да күрмәгән, аны бала тудыру йортыннан да барып алмаган. Кеше сөйләвенчә, ул минем тормышымның яңалыкларын, иҗатымны яхшы белә. Аның фамилиясен калдырганга да бик шат. Чөнки әни белән энем әнинең кыз фамилиясендә йөриләр, ә мин Сөләйманова булып калдым.

Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем. Хәзерге тормышымнан бик канәгатьмен. Аллаһы Тәгалә булганыннан гы­на аермасын иде. Миңа моннан да артыгы кирәк түгел.

– Аның урынына бүген үзеңнең күркәм гаиләң бар.

– Әйе, Ходаема шөкер. Кибеттә эшләгән елларымда булачак ирем белән таныштым. Көн дә 16.30 сәгатьтә, эштән кайтышлый, бер егет ярты ак ипи белән «Ряба» майонезы сатып ала иде. «Ул майонезны бер көн эчендә ничек ашап бетерә икән?» – дип аптырый идем. Ялгыз икәне аңлашыла иде, чөнки ул йә әнисе белән, йә берүзе генә керә иде. Озак ошатып йөрдем. Дус кызым аның дусты белән оч­рашып йөри иде. Миңа ошаганны белгәч, таныштырды. Рус милләтеннән булып чык­ты, исеме – Дмитрий.

Гаилә корганда, миңа – 20, ә аңа 21 яшь иде. Дүрт ел бергә яшәгәннән соң, балага уздым. Һәм шулвакыт, ЗАГСка барып, никахны теркәргә кирәк, дигән уйга килдек. Икебезнең дә әтиләр юк, әниләр үзләре генә зур туйлар ясый алмый. Аптырагач, банкка барып, кредитка 70 мең сум акча алдык. Заманына күрә ул 70 мең сум бик зур акча иде. Гөрләтеп, туе­бызны уздырдык. Безгә, бүләк итеп, кунаклар 76 мең сум акча бирде. Икенче көнне үк банкка бурычыбызны кайтардык. Калган 6 меңгә радиотелефон һәм компьютерда уйнар өчен руль сатып алдык (көлә). Үзебез бәби көтәбез, бергәләшеп компьютерда уйныйбыз. Күп майонез ашый торган иремне ул гадәтеннән биздердем, чәенә дүрт кашык шикәр сала иде, хәзер бөтенләй шикәрсез чәй эчә. Менә шундый мәхәббәт тарихы.

2006 елда кызыбыз Диана туды. Аны биш айлык чагында каенанама калдырып, гастрольләргә чыгып киттем. Нянябыз беркайчан да булмады, балаларны чит кешедән каратмыйм. Диманың әнисе бик яхшы тәрбияли, аңа бар яклап та ышанам.

2014 елда икенчегә әни булдым. Улыбыз Артем исемле. Балаларыбызга татарга да, руска да туры килгәнрәк исемнәр бирергә тырыштык.

– Ирегез белән икегез ике милләттән, ике төрле диндә сез. Моның авырлыклары бар­мы?

– Рус кешесе белән оч­рашып йөргәнемне белгәч, әни артык шатланмады. Әмма никах укыткач, тынычланды. Әлбәттә, яшь чакта аны-моны уйлыйсың димени инде? Бар нәрсәгә дә җиңел карыйсың. Менә хәзер бераз авырлыклар туа: иремнең пасхасы икән, минем ураза... Аларга бу көнне эшләргә ярамый икән... Тегеләй икән, болай икән... Әмма мин каршы килмим. Өйдә тәреләр эленеп тормый, ә минем «Бисмилла» мин күрә торган җирдә генә. Чукынып та ятмыйбыз, «Бисмилла» да укымыйбыз, әмма бер-беребезнең динен хөрмәт итәбез. Алдан ук сөйләшү шундый иде. Өйгә мулла чакыртып, зурлап Коръән ашы укытасы килә... Үз фатирым булгач, шулай эшләрмен дип хыялланам.

Дима хәзер татарча да аңлый башлады инде. Телефоннан ахирәтләрем белән сөйләшсәм дә, ишетеп калса: «Нәрсә мине чәйнисез?» – дип килеп әйтергә мөмкин. Хәйләкәрләнде ул хәзер (көлә).

Әмма бернигә карамастан, ирем­нән 100 процент уңдым дип әйтә алам. Балаларны яхшы карый ул, мине хөрмәт итә. Безнең гаилә бер-береңә ышануга корылган. Ул мине тикшерми, мин аны тикшермим. Бер-беребезнең телефоннарында казынмыйбыз. Аңа шалтыраталар икән, кем икәнен барып та карамыйм. «Сиңа шалтыраттылар», – дип кенә әйтәм.

– Популярлык аркасында нәрсәдән дә булса баш тар­тыр­га туры киләме? Нинди үкенечләрегез бар?

– Артист тормышы кеше күз алдында, сәхнәдә уза. Һәм популярлык өчен син нәрсәне дә булса корбан итәргә тиеш. Минем очракта ул – үз балаларымны тәрбияли алмавым. Юк, карьера беренче урында дип әйтүем түгел. Беркайчан да алай булмаячак. Әмма концертлар, гастрольләр үзенекен эшли. Кайчак айлар буе өйгә кайтмыйсың. Инде кайтуга балалар үсеп бетәләр, йөзләре үзгәрә... Кызымны биш айлык чагында дәү әнисе белән калдырдым, ә 20 көнлек улымны кәрзингә салып, үзем белән концертларга алып чыгып киттем.

Балалар белән дәү әни­ләре, әтиләре шөгыльләнә. Бик тәрбиялеләр. Артемым инде өч яшеннән үк барлык хәрефләрне, саннарны, төс­ләрне белә. Үзем шулкадәр тәрбияне бирә алыр идемме икән дип тә уйлыйм.

Ә тормыштагы үкенечләргә килгәндә, ул – балаларымның дәү әтиләре булмау. Дима да, мин дә әтисез булгач, балалар дәү әти рәхәтен тоймадылар. Паркларда, урамда оныклары белән йөргән бабайларны күреп, һәрвакыт сокланам. Шулай булса да, тормышымны үзгәртергә теләп, кабат узган елларга кайтырга теләмим. Бүгенгесе белән канәгатьмен. Ходай шулай язган, аннан узмыш юк.

– Өченчегә әни булу теләгегез юкмы?

– Бар, әлбәттә. Кечкенә ба­лаларны бик яратам. Әмма ирем теләми. Ир-ат шундыйрак буладыр инде ул. Башта өйләнергә дә артык теләге юк иде. Балаларны яратмый иде. Кунакка баргач, бераз елый башласалар, ачуы чыга иде. Үз баласы туганчы, башка баланы сөеп тә караганы булмаган. Диана тугач та, аның янына берәр айлап килмәде. «Куркам», – дип әйтә иде. Ә хәзер карыйм да аңа... Балалар әтиләренең алдыннан да төшми! Ул аларсыз тормышын күз алдына да китерә алмый, гел алар белән. Үзе дә сизмәстән, чын әти, балаларын ярата торган әтигә әйләнде дә куйды.

– Артист кешегә үзен һәр­вакыт формада тотарга кирәк. Сез сылу булу өчен, диеталарда утырасызмы?

– Юк, мин ашарга яратам. «Авырганда аппетит та булмый, иң мөһиме – тазалык», – дип әйтәм дә, рәхәтләнеп, теләгән әйберемне ашыйм. Шуңа да ябык түгел мин. Ә телевизор ул тагын да юанайтыбрак күрсәтә. Концертларымны карыйм да, «Кара әле, сәхнәдә мин иң тазасы икән», – дим. Ә тормышта ул кадәр үк түгел. Мине телевизордан гына күреп ияләшкәннәр тормышта очрата да: «Кара әле, ничек ябыктың?» – дип гаҗәпләнәләр. Әни дә: «Кызым, йөзең телеэкранга сыймый», – дип көлә. «Телевизорың дөрес түгел синең, алыштыр», – дип әйтәм.

Менә әле ничек бар, шул килеш ошыйм үземә. Ә иң мө­һиме – минем фигурам иремә ошый. Концерт вакытында да залдагы ир-атлардан: «Таза хатын – шәп хатын, әйеме?» – дип сорыйм да, алар да бертавыштан: «Әйе!» – дип җавап кайтара.

Минем турында кеше нәрсә әйтә – колагыма да элмим. Бүген мин 73 килограмм, үзем­не яхшы хис итәм. Ир-ат баш­лары белән инстаграмда: «Тазаргансың, бочкага әйләнгәнсең», – дип хат язучылар күп. Мин андыйларны кара исемлеккә кертәм, теләмиләр икән, күрмәсеннәр мине.

Зәй районыннан 60 яшьлек бер ир-ат яза: «Кызым, син үзеңнең тавышыңны ишеткәнең бармы? Мужикларныкы кебек бит. Иң яхшысы – минем сыерларыма кайтып җыр­ла». Көләм. Күз алдына китерәсезме? Димәк, ул үзе генә түгел, сыерлары да мине ярата! Шәп бит.

Муенымдагы ­сырларга бәйләнергә яраталар. Ул сыр­лар таза булудан түгел, кечке­нәдән. Әниемдә дә бар, нәселебездән килә. Улымда да бар. Минем үземә ошый, чөнки экск­люзив, башка кешеләрдә юк. Чәйнәсеннәр, сөйләсеннәр... Әмма мин кеше тормы­шына кысылмыйм. Миңа ул кызык та түгел, кирәк тә түгел.

-  Тамашачы күңелен нинди сыйфатларыгыз белән яуладым дип уйлыйсыз?

– Тавыш тембрым һәм тыйнаклыгым белән дип уйлыйм.

– Тормышта да сез шундый тыйнакмы?

– Юк, артык тыйнак түгел (көлә). Дуслар белән биергә, күңел ачарга яратам. Бик аралашучан кеше мин. Кычкырып көлә дә алам. Әмма мин башымны югалтып йөри торган кеше түгел, бар да чамасы белән генә.

– Эльмира, тормышта чын дусларыгыз бармы?

– Күп түгел алар, әмма бар. Иң беренче ахирәтем – әнием. Тормыштагы иң кыйм­мәтле киңәшләрне әни кеше генә бирә ала, чөнки ул үз баласына беркайчан да начарлык теләми. Әни мине ачуланса да, аңа бер үпкәм дә юк. Аннары, Казанда һәм Чаллыда яшәүче ике ахирәтем бар. Алар минем хакта барысын да белә.

Ахирәтләрем сәхнә кеше­ләре түгел. Гомумән, сәхнә артында мин берсе белән дә шәхси темаларга сөйләшмим. Җырчылар белән «Сәлам» һәм «Сау бул» гына, артыгы кирәкми. Ачык кеше булгач, барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттә.

– Эльмира, ихлас җавап­ларыгыз өчен зур рәхмәт. Яңа концерт сезонында сезгә бары тик уңышлар телибез. Һәрчак тулы заллар, көчле алкышлар булсын. Ходай сезне тамашачы мәхәббәтеннән аермасын.

– Амин, зур рәхмәт. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10