ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанның җиде уку йорты ИТ өлкәсендә иң яхшы мәктәпләр исемлегенә керде

10 июнь 2019, 08:45 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстанның җиде уку йорты ИТ өлкәсендә иң яхшы мәктәпләр исемлегенә керде Казанның 131 лицее 16нчы - Татарстан мәктәпләре арасында иң югары урын алды.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының 7 уку йорты ИТ өлкәсендә Россиянең иң яхшы мәктәпләре исемлегенә керде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рейтингта Казанның 131 лицее 16нчы - Татарстан мәктәпләре арасында иң югары урын алды. КФУның ИТ-лицее 56 урында. Лобачевский исемендәге лицей 99 урында, Чаллының 26нчы лицее 105 урында. Чаллының Пушкин исемендәге 78нче мәктәбе 126 урында. Казаның 2нче номерлы интернат-мәктәбе 169 урында, 39нчы мәктәп 192 урында.

RAEX рейтинг агентлыгы (РАЭКС-Аналитика) мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Россиянең иң яхшы мәктәпләре рейтингын беренче тапкыр әзерләде.

Рейтингның максаты - ИТ өлкәсендә иң яхшы югары уку йортлары өчен нинди мәктәпләр әзерләү. Рейтинг буенча эшләү барышында 2018 елда иң яхшы профильле вузларга ИТ белән бәйле юнәлешләргә кергән 8 меңнән артык Россия мәктәпләренең 30 меңгә якын чыгарылыш укучысы турында мәгълүмат җыелды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10