ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бүген Татарстанда 31 градуска кадәр эссе булачак

10 июнь 2019, 07:40 , Фото: архив/Рамиль Гали

Бүген Татарстанда 31 градуска кадәр эссе булачак Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан территориясендә 31 градуска кадәр эссе булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Республикада урыны белән, аеруча төньяк районнарда, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә.

Бу вакытта җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез республика буенча һава температурасы 26.. 31 градус булыр дип көтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10