ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Илгиз Зәйниевнең татар театрында куелмаган пьесасы Азәрбайҗанда сәхнәләштерелде

10 июнь 2019, 09:14 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Илгиз Зәйниевнең татар театрында куелмаган пьесасы Азәрбайҗанда сәхнәләштерелде "Борһан йорты" пьесасы Бакуда “Варислар” исеме белән куелган.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Азәрбайҗан яшь тамашачы театры татар драматургы Илгиз Зәйниевнең “Борһан йорты” пьесасы буенча спектакль чыгарды. Алдагы ике көн дәвамында театрда премьера. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә автор үзе хәбәр итте.

Әсәрне сәхнәгә азәрбайҗан режиссеры Баһрам Османов куйган. Спектакль “Варислар” исеме белән сәхнәләштерелгән. Спектакль азәрбайҗан телендә бара.

“Мин бу драматургның иҗаты белән җентекләп таныштым. Аның “Борһан йорты” пьесасы миңа нык тәэсир итте. Драматург заманча әсәр иҗат иткән. Биредә авторның төрки булуы да әһәмияткә ия, ул проблемага төрки логика аша якын килгән”, - дип аңлата режиссер үзенең бу әсәрне сайлау сәбәбен азәрбайҗан матбугатында.

Баһрам Османов фикеренчә, варислар, ата белән ул проблемалары сәнгатьтә яктыртылып тора торган темалар. Ул бу дөнья ничек кенә алга бармасын, бу проблемаларның актуаль булып калуын ассызыклый.

Илгиз Зәйниев әлегә спектакльне карый алмаган. “Чакырдылар. Әмма әлегә театрдан чыгып китә алмадым”, ди ул. Шушы көннәрдә Илгиз Зәйниев “Әкият” курчак театрының баш режиссеры итеп билгеләнде.

  • “Борһан йорты” – “Яңа татар пьесасы” конкурсы җиңүчесе. Илгиз Зәйниев “Татар-информ”га биргән интервьюсында үзенең “Борһан йорты” һәм башка җитди әсәрләренең татар сәхнәсендә куелмавына борчылу белдереп: “Үземнең иң яраткан һәм татар драматургиясен алга сөрергә дип язылган әсәрләр ничектер читтә калды”, дигән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10